Сайт Верхнетабынской основной
общеобразовательной школы
Югары Табын төп гомуми белем бирү
мәктәбенең сайтыЮгары Табын авылы
Яңалыклар
Визитка
Мәктәп тарихы
Укытучылар
Методик семинарлар
Безнең горурлыгыбыз
Тәҗрибә уртаклашабыз
Укучыларыбыз иҗаты
Физкультура һәм спорт
Фоторәсемнәр
Безнең бакча
Музей
Югары Табын авылы
Китапханә
Кунак бүлмәсе
Файдалы сылтамалар:

    Югары Табын авылының барлыкка килүе турында төгәл мәгълүматлар әлегә табылмаган. Авылны Урал ягыннан килгән Табын ыруы (кабиләсе) кешеләре нигезләгән дигән фикер дөреслеккә туры килә. Билгеле булганча, алар бирегә XVI гасыр ахырларында күпләп күченгәннәр. Табын районда борынгы авылларның берсе. Ул Нөркәй волостена кергән, Саклаубаш җәмәгатьчелегенә караган, тегермән кору өчен яраксыз Табын инешенең иңкүлегенә урнашкан. Басулар таулырак урында, комлы туфраклы. Авылда ике чакрымнар ераклыкта куаклыклар бар.

1858 Рәсәйдә үткәрелгән X ревизия материалларында күренгәнчә, авылда 218 ир-ат, 209 хатын-кыз – барлыгы 427 кеше яшәгән. Барысы 2902 дисятина җир хисапланып, шуның 563 десятинасы сөрүлек җирләре булган. Ә инде 1884 елга кадәр соңгы халык саны алу вакытында хуҗалыклар саны һәм шуңа бәйле рәвештә халык саны да шактый артуы күренә. Анда 212 хуҗалыкта 734 ир- ат һәм 629 хатын-кыз – барысы 1364 кеше яшәгән. Умартачылык аеруча нык үсеш алган.

1878 елгы көчле корылык һәм аның нәтиҗәсе буларак, авылда бик нык ачлык сәбәпле XIX гасыр башына халык саны кими. Кешеләр күпләп ачка үлгәннәр. Бер ишләре исән калу чарасын эзләп, авылны ташлап китеп, Урал, Урта Азия, Себер якларында урнашып калалар.

1900 елга җирле тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, авылда 150 хуҗалык булган. Аларда 436 ир-ат, 386 хатын-кыз яшәгән. Барлыгы 3051,8 десятина җирләре булып, шуның 2994,65 десятинасы файдалануга яраклы, 56,53 десятинасы файдалануга яраксыз җир булган. Имана җирләре җәмәгатьчелек тарафыннан ревизия нәтиҗәләре нигезендә 218 җан башына бүлеп бирелгән (Уфа губернасы буенча статистик мәгълүматлар җыентыгы, том 7, Губерна буенча экономик күрсәткечләр белешмәсе, 2 кисәк, 1900 ел). 1992 елда 424 кеше яшәгән.

Авылда укыту эше борынгыдан ук башланган. Нигездә малайлар мәчет каршындагы мәктәптә, ә кыз балалар абыстайда укытыла.

Озак еллар авыл Мулланур Вахитов исемендәге колхоз составында була.

Хәзерге вакытта 138 хуҗалыкта 381 кеше яши. Урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, механик мастерской, терлекчелек биналары бар. “Туган Як” ографирмасы составында. Авылга асфальт юл килә, йортлар газлаштырылган.

 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Безнең адрес:

423977 Республика Татарстан Муслюмовский район с.Верхний Табын, ул. Тукая д.21 а,  (85556)  3-28-77

Безгә языгыз:
sch-vtabin@mail.ru
Используются технологии uCoz