Сайт Верхнетабынской основной
общеобразовательной школы
Югары Табын төп гомуми белем бирү
мәктәбенең сайты
Мәктәп тарихы
Яңалыклар
Визитка
Мәктәп тарихы
Методик семинарлар
Безнең горурлыгыбыз
Тәҗрибә уртаклашабыз
Укучыларыбыз иҗаты
Физкультура һәм спорт
Фоторәсемнәр
Безнең бакча
Музей
Югары Табын авылы
Китапханә
Кунак бүлмәсе
 
Файдалы сылтамалар:
Авыл халкы элек-электән укымышлы булган. Мәктәп ачылганчы муллаларның йортларында сабак алганнар.
!912 елда авыл бае Искәндәрев Әхтәм 1 бүлмәле 9 тәрәзәле мәдрәсә салдырган, шунда үзе дин сабагы өйрәткән.
1918 ел август аенда 2 мәчетле, алты муллалы Югары Табын авылына беренче совет укытучылары Хәбибуллин Хәкимулла һәм Хәбибиуллина Зәйнәпләр килә. Мәдрәсәне икегә бүлеп, бер ягында дин сабагы, икенче ягында яңача дәрес бирәләр. Уку яшендәге балалар саны алына, алар 130 дан артык була. Ике яшь укытучы, һәм бүтән кыенлыкларга карамастан ныклап эшкә керешәләр.
1937 елда таш мәдрәсә урынына агачтан 4 комплектлы иркен яңа мәктәп салына. Хәбибуллин Хәкимулла һәм Зәйнәпләр янына яшь укытучылар Асия Лотфуллина һәм Мәдинә Нуриевалар киләләр.
Нуриева Мәдинә бүгенге көндә Октябрски шәһәрендә, ә Лотфуллина Асия Ташлыярда.
1941 елгы Б.В.С. кадәр Ю. Табын мәктәбендә Сафиуллина Наҗия, Шәйхетдинов Тәлгать(соңгы елларда Әлмәт шәһәрендә прокурор булып эшли) укыталар.
1941 елдан Сабитова Зәйнәп, Ганиева Мөслиха, Сахапова Мәхтүмә, Хафизова Бәһиҗәләр укытучы булып эшләделәр.
1945 елда Хәбибуллиннар гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчеп китә. Мөдир булып Галиева Хөршидә килә. Галиева Хөршидә җитәкчелегендә Галимәрданова Кашифә, Галиева Сафия, Нуретдинова Мөслимә, Закирова Маһиялар тату, тырыш коллектив булып балаларга тирән белем бирәләр.
1948 елдан мәктәп мөдире итеп шул мәктәп кайчандыр башлангыч белем алган, сугыш юлларын кичкән Сабиров Һади билгеләнә. Мәктәп тормышы тагын да җанлана. Тәҗрибә участогы һәм җиләк-җимеш бакчасы оештыралар. Күпләгән күргәзмә әсбаплар, радиолар, патефон, мандалиналар алынган.
1957 елда мәктәп яңадан салына.
1962 елдан мәктәпкә Фатыхова Миңнерәҗәп укытучы булып килә. 1978 елдан ул мәктәп директоры вазыйфаларын башкара, 1987 елда ялга китә.
1987 елдан мәктәпкә директор булып Латыйпова Индира Хәмит кызы, укытучы булып-Абучева Энҗе Зиннур кызы эшли башлыйлар. Алар эшләгән чорда да, мәктәп, алдагы чорлардагы кебек, район мәктәпләре арасында алдынгылардан санала.
Авыл халкының теләген искә алып, 1990 ел августыннан мәктәп төп гомуми белем бирү мәктәбе итеп үзгәртеп корыла, мәктәп директоры итеп Исрафилов Ильюс Хәниф улы, Югары Табын авылында туып-үскән, югары белемле укытучы билгеләнә, тиешле кадрлар туплана.
Яңа типовой мәктәп төзү башлана. 1996 елда 162 балага исәпләнгән ике этажлы мәктәп авыл уртасында авыл күрке булып сафка баса.
 
1996 елдан-2006 елга  мәктәп гомуми урта мәктәп булып тора. 1997 елдан директор вазыйфаларын Мөхәммәтҗанова Сәмига Ильяс кызы башкара башлый. Бүгенге көндә мәктәптә 41 бала белем ала.
        1918 елдан башлап мәктәбебезне 5200 ләп укучы  тәмамлаган. Күпләре Ватаныбыз файдасына тырыш хезмәт куеп, күренекле шәхесләр булды. Шулардан агроном, Ленин ордены кавалеры Җиһангирова Мәрьям , Сахапова Халисә, Җиһангиров Идрис, Вәлиева Галимә, укытучылар Сабиров Һади, Сахапова Мәхтүмә, Хафизова Бәхиҗә, Ахунова Муаһибә, озка еллар мәгариф министры булып эшләгән, фән докторы, профессор Гайфуллин Васыйл, озка еллар район җитәкчесе буо\лып эшләгән Хафизов Гариф, очучы Ногманов Гыйлман, Хабибуллин Азат, тау инженеры -Фәйрушин Альберт һәм башкалар.
      Мәктәп бүгенге көндә дә күп номинацияләр буенча районда иң алдынгы мәктәпләрдән санала.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Безнең адрес:

423977 Республика Татарстан Муслюмовский район с.Верхний Табын, ул. Тукая д.21 а,  (85556)  3-28-77

Безгә языгыз:
sch-vtabin@mail.ru
Используются технологии uCoz