1 2
3
4 5 6
7 8 9 10.....
|
Безнең сайтны
татар телендә интернет-белем үзәге Belem.ru
каталогы аша да
(
http://belem.ru/katalog)
ачып
карый аласыз.
|
10.12.09
Бүгенге көндә мәктәптә
Яңа елны каршылауга әзерлек бара.
|
05.12.2009
Укучылар һәм
укытучылар коллективы Инвалидлар ункөнлегенә
катнаштылар. Нуртдинов Рафилгә ярдәм күрсәтелде.
Бүгенге көндә укучылардан макулатура җыю бара.
|
01.12.2009
Укучылар каршысында
И. Шарипов җитәкчелегендәге клоуннар труппасы чыгыш
ясады. Үзләре катнашында үткәрелгән конкурслар,
дәртле биюләр укучыларга аеруча ошады.
|
26.11.2009
Мөслим районы
буенча 1995-96 нчы елгы егетләр арасында үткәрелгән
татар-башкорт көрәшендә безнең укучылар да катнашты.
Быелгы уку елында гына шөгыльләнә
башлауларына карамастан, алар уңышка ирешергә
өлгерде инде. 8 нче сыйныф укучысы Рәсим Сабиров 45
кг. авырлыгындагы көрәшчеләр арасында икенче урынны
яулады. Грамота һәм медаль
белән бүләкләнде. Тренеры Рөстәм Скачков. Киләсе
ярышларда да уңышлар теләп калабыз. Без булдырабыз!
|
26.11.2009
Укучылар"Универсиаданы
каршылап"темасына багышланган Сәламәтлек
театрларының зона турында "Безнең Простоквашино"спектакле
белән чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре- Л. З. Галиева
|
24.11.09
Технология фәне буенча
үткәрелгән район олимпиадасында 8 сыйныф укучысы
Рәсим Сабиров үз проектын яклап өченче урынны яулады.
Афәрин! Уңышлар телибез!!!
|
20.11.2009
"Инглизчә сөйләшәбез һәм
җырлыйбыз" конкурсында мәктәпнең театр төркеме "Our
health is over the wealth"cпектакле
белән чыгыш ясап беренче урынны яуладылар.
Җитәкчеләре - Р. Р. Насифуллина. Афәрин!
|
12.11.2009
Россия буенча рус
теле фәненнән үткәрелә торган "Русский медвежонок"
конкурсында 9 укучы катнашты. |
09.12.2009
Ватан геройларына
багышланган сыйныф сәгатьләре
үткәрелде.
|
08.11.2009
Мәктәптә корбан
бәйрәме билгеләп үтелде. Авылыбыз егете Садыков
Айдар корбан чалып өлкәннәрне табын артына җыйды.Изге
Корбан бәйрәмнәре белән сезне, мөхтәрәм милләттәшләр!
|
23.10.2009
Укучылар каршында Башкортстан
республикасынан килгән җырчы Нурислам Яхин чыгыш ясады.
Аның җырлары укучыларда зур кызыксыну уятты, Балалар күңелле
ял иттеләр.
|
22.10.2009
Мәктәбебез
базасында "Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген тормышка ашыру
нигезендә тарих һәм җәмгыять белем
фәннәренә укучыларда кызыксыну уяту" темасына багышланган
тарих һәм җәмгыять белеме
укытучыларының РМБ утырышы булып узды. Утырыш кысаларында
тарих укытучысы И. Х. Исрафилов үткәргән "Тәре походлары һәм
аның нәтиҗәләре" темасына ачык дәрес, "Беркем дә
онытылмаган, бернәосә дә онытылмаган" исеме астында чара
күрсәтелде. Чара репрессия корбаннарын искә алу көненә
багышланган иде. Кунак итеп авылыбызның мөхтәрәм кешесе
Әмиргалим Хәмәй улы һәм Мәллә-Тамак авылыннан Суфия
Мирзасалих кызы чакырылды. Алар үз гаиләләре кичергән ачы
язмыш турында бәян иттеләр. Бу очрашу яшь
буын өчен бик файдалы булды.
|
06.10.2009
Сугыш һәм тыл ветераннарына 5-6
нчы сыйныф укучылары шефлыкка бардылар; 8-9 сыйныф
укучылары һәйкәл янын чистарттылар. 7 нче сыйныф
укукчылары тыл ветераны Ризванова Салиха Ризвановна
белән очраштылар.
|
05.10.2009
Өлкәннәр көне үткәрелде.
|
03.10.2009
Укытучыларны һөнәри
бәйрәмнәре белән укучылар котладылар һәм концерт
куйдылар. Укытучыларга багышлап
стенгазета чыгарылды.
|
01.10.2009
Шәфкатьлелек
декадасы башланды. |
24.09.2009
Югары Табын төп гомуми белем бирү
мәктәбенең директоры
һәм математика укытучысы Мухаметзянова Сәмига Ильяс
кызының юбилее уңаеннан аңа багышланган презентациясе
күрсәтелде, укытучыларның һәм укучыларның котлаулары
булды.
|
14.09.2009
"Посмотри в глаза своему
ребенку" акциясе
башланды.
|
08.09.2009
Сәламәтлек көне.
Табигатькә экскурсия.
|
07.09.2009
Мәктәп тәҗрибә участогында
бәрәңге алдык.
|
03.09.2009
"Толерантность этнического и
культурного многообразия РФ" темасына класс
сәгатьләре
үткәрелде.
|
02.09.2009
Балаларның "Юл йөрү иминлеге"
айлыгы башланды. Шушы темага багышланган класс сәгатьләре;
"Игътибарны юлга" исеме астында рәсем
конкурсы узды. |
|
01.09.2009
Мәктәбебез яңа уку елына үз укучыларын
кабул итте. Тантанада мәгариф бүлегеннән килгән кунак
Галиева Ирина Тимерхан кызы, хакимиятнең милек һәм җир
мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Насыров Марат Хәбиров улы,
"Туган як" агрофирмасының "Табын" бүлекчәсе җитәкчесе
Җәләлетдинов Фәнис Галәлетдин улы, лаеклы ялдагы
укытучыларыбыз Ягъфәр абый, Хәдичә, Энҗе апалар, авылыбыз
өлкәннәре һәм әти-әниләр катнашты. 1 нче сыйныфка 1
укучы-Закирова Аида кабул ителде. |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|