Сайт Верхнетабынской основной
общеобразовательной школы
Югары Табын төп гомуми белем бирү
мәктәбенең сайты
Безнең горурлыгыбыз
Яңалыклар
Визитка
Мәктәп тарихы
Укытучылар
Методик семинарлар
Безнең горурлыгыбыз
Тәҗрибә уртаклашабыз
Укучыларыбыз иҗаты
Физкультура һәм спорт
Фоторәсемнәр
Безнең бакча
Музей
Югары Табын авылы
Китапханә
Кунак бүлмәсе
Файдалы сылтамалар:
                     Югары Табын Гастеллосы
   Фәрдетдин Сәхәбетдинов Татарстанның Мөслим районы Югары Табын авылында 1919 нчы елның 29 нчы октябрендә Сәхәбетдин абый белән Таҗылбанат апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә
 
 
      Васил Габдулла улы Гайфуллин
Мөслим районы Татарстан республикасының иң көнчыгыш өлешендә, искиткеч матур урынында урнашкан. Бу районның калын урманы да, киң болыны да, биек таулары да һәм балыкка бай мул сулы Ык елгасы да булган  урында Югары Табын авылы бар. Васил Габдулла улы Гайфуллин менә шушы авылда, колхозчы Габдулла гаиләсендә 1937 елның 23 мартында, гаилә дә өченче бала булып, дөньяга килә.
  Гариф Хафиз улы Хафизов
    1930 нчы елның 2 маенда Югары Табын авылында крестьян гаиләсендә туа. Хезмәт юлын 1944 нче елда терлекче булып башлый. Армиядән соң Казан авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый. Сарман районы Нөркәй совхозында управляющий итеп билгеләнә.
    Яңадан Мөслим районы партоешмасында инструктор була. 1961-64 нче елларда Михайловка совхозының бер бүлекчәсен җитәкли. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Җиде ел "Маяк" совхозын җитәкли.
    1971-84 нче елларда ул халык депутатлары советының Мөслим район башкарма комитеты рәисе. 1984 нче елларда Яңа Чишмә район партия оешмасының беренче секретаре итеп сайлана.
    1990 нче елдан Мөслим районы партия оешмасын җитәкли. 1994 нче елның декабренә кадәр район Советының рәисе һәм админстрация башлыгы булып эшли. Аннан соң "Петровская" холдинг акционерлык компаниясе генераль директорының урынбасары вазифасын башкара.
    Хәниф кызы Фатыйма Имашева (Фәрхетдинова) тормыш иптәше-танылган композитор Мәсгут Имашев
   Халкыбызның "Җыр кешегә канат бирә", "Җырлап үткән гомер-шатлык белән үткән гомер", "Җырлап ачыла күңел" кебек әйтемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре якташыбыз Фатыйма Имашевага бик туры киләләр. Районыбызның Югары Табын авылында туып үскән Хәниф кызы Фатыйма Имашева.
 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Безнең адрес:

423977 Республика Татарстан Муслюмовский район с.Верхний Табын, ул. Тукая д.21 а,  (85556)  3-28-77

Безгә языгыз:
sch-vtabin@mail.ru
Используются технологии uCoz