Сайт Верхнетабынской основной
общеобразовательной школы
Югары Табын төп гомуми белем бирү
мәктәбенең сайты
Физкультура һәм спорт
Яңалыклар
Визитка
Мәктәп тарихы
Укытучылар
Методик семинарлар
Безнең горурлыгыбыз
Тәҗрибә уртаклашабыз
Укучыларыбыз иҗаты
Физкультура һәм спорт
Фоторәсемнәр
Безнең бакча
Музей
Югары Табын авылы
Китапханә
Кунак бүлмәсе
Файдалы сылтамалар:
       Мәктәптә физик тәрбия бирүнең  максаты-шәхеснең төрле яклап гармоник үсешенә ярдәм итүдән гыйбарәт. Әлеге төшенчә нык сәламәтлек, баланың яшенә бәйле рәвештә хәрәкәтләнү сәләтләрен һәм физик үсешен, физик культура өлкәсендә тиешле белемгә һәм сәләткә ия булуны, физкультура-сәламәтләндерү чараларына һәм спортка тарту кебек гаять мөһим мәсьәләләрне үз эченә ала.
     Физик  тәрбия бирүнең төп бурычлары:
  -Сәламәтлекне ныгыту, физик үсешкә ярдәм итү;
  -хәрәкәтләр гыйлеменә өйрәнү;
  -координация һәм кондиция сәләтләрен үстерү;
  -физик тәрбия һәм спорт турында кирәкле белемнәрне үзләштерү;
  -мөстәкыйль рәвештә физик күнегүләр ясарга ; аларны ял, эшчәнлекне үстерү һәм сәламатлекне ныгытуда куллана белергә өйрәтү.
   
Туризм тормышка әзерли
    Сәламәтлек бик күп факторларга бәйле.Әйләнә-тирәнең экологик хәле, дөрес туклану, ризыкның туклыклы, сыйфатлы, витаминнарга бай булуы; санитария-гигиена таләпләрен үтәү, начар гадәтләрдән – наркомания, токсикомания, алкоголизмнан ерак булу; чыныгу, физик һәм акыл хезмәтләрен чиратлаштыру, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү ялын дөрес оештыру.
   Әгәр туризм нәкъ менә әлеге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән дисәк, ялгышмабыз. Турист физик яктан көчле, фәннәрне үзләштерелгән һәм белемнәрен табигый шартларда, куллана белүче шәхес буларга тиеш.
   Һәр елны безнең мәктәптә кышкы һәм җәйге туризм ярышлары үткәрелә.Туризм түгәрәгенең җитәкчесе Скачков Рөстәм Семен улы. Түгәрәктә укучылар ориентлашу, туризм алымнары, бивак оештыру, урынны планга төшерү билгеләрен белү, карта буенча ераклык билгелаү, төеннәр бәйләү, беренче ярдәм күрсәтә белү һәм аның һәм аның гамәлдә куллану, табигый каршылыкларны узу бәйгеләрендә көч сынаша.
Конкурс программасына балалар аеруча кызыксынып әзерләнә: команданың визит карточкасы, туризмга багышланган стен газетасы, туган як турында кроссворд, табигый материаллардан эшләнмәләр булдырылды. Балаларның җырга , биюгә ни дәрәҗәдә сәләтле булуы үзешчән сәнгать конкурсында тикшерелде. Бу ярышларда җиңгән укучылардан мәктәп командасы туплана. Ул үз чиратында район ярышларына җибәрелә.
   Шулай итеп, туризм балаларга белемнәрен тормышта кулланырга, вакытларын файдалы үткәрергә мөмкинлек бирә. Бала шәхес булып формалаша, физик һәм рухи яктан чыныга, табигатьне яратырга өйрәнә, мөстәкыйль тормышка әзерләнә. Сәламәтлек өчен файдалы, һәр укучы шөгыльләнә алырлык бу спорт төре киләчәктә зур үсеш алсын иде.  
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Безнең адрес:

423977 Республика Татарстан Муслюмовский район с.Верхний Табын, ул. Тукая д.22, (85556) 3-28-77

Безгә языгыз:
sch-vtabin@mail.ru
Используются технологии uCoz