Сайт Верхнетабынской основной
общеобразовательной школы
Югары Табын төп гомуми белем бирү
мәктәбенең сайты
Яңалыклар
Яңалыклар
Визитка
Мәктәп тарихы
Укытучылар
Методик семинарлар
Безнең горурлыгыбыз
Тәҗрибә уртаклашабыз
Укучыларыбыз иҗаты
Физкультура һәм спорт
Фоторәсемнәр
Безнең бакча
Музей
Профсоюз тормышы
Югары Табын авылы
Китапханә
Кунак бүлмәсе
 
Счетчик для сайта
Besucherzahler foreign brides
счетчик посещений

Оценка качества сайта

Файдалы сылтамалар:

1   2    4   5   6   7   8   9   10.....


Безнең сайтны татар телендә интернет-белем үзәге  Belem.ru каталогы аша да
( http://belem.ru/katalog) ачып карый аласыз.

08.10.2010 Теләнче Тамак авылында туып үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Рубис Зарипов белән очрашу укучыларыбыз күңелендә озак сакланыр. Ул үзенең китап, дискларын гына тәкъдим итеп калмады, ә укучыларны халкыбызның йөзек кашы булган борынгы көй һәм җырлары белән таныштырды.
05.10.2010 Яңа Усы авылы җирлегендә үткәрелгән районкүләм Укытучылар бәйрәмендә безнең коллектив та актив чыгыш ясады. Бию, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда укытучыларыбыз сынатмады.Үз кулларыбыз белән әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз иткәч, күңелләрдәге бәйрәм рухы тагын да күтәрелде.
04.10.2010 Мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы "Туган як- Родные края" агрофирмасы, җирле үзидарә ярдәме белән авылыбызның өлкәннәрен хөрмәтләү йөзеннән мәҗлес оештырды.Укучыларның үзләре әзерләгән концерт номерлары өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.
28.09.2010 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова Казан шәһәрендә үткәрелгән Татар леле һәм әдәбияты укытучылары конференциясендә катнашты.
17.09.2010  Укучылар  һәм укытучылар “Нигъмәл” чишмәсенә экскурсия оештырдылар.  Иң беренче эш итеп, укучылар чишмә янын җыештырдылар.  Һәрбер оештырылган уенда, бәйгеләрдә укучылар актив катнашты. Үзләре пешергән телеңне йотарлык ризыклардан авыз иттеләр.

01.09.2010  Балаларның шатлыклы авазлары белән яңа уку елын башлап җибәрдек. Беренче сыйныфка бер укучы кабул ителде. Бәйрәм тантанасына районыбызның җир һәм милек палатасы рәисе Насыйров М., район мәгариф бүлегенең кадрлар буенча белгече Шайхразиева Р., авыл җирлеге башлыгы Гильметдинов И.Ф., агрофирманың Табын бүлекчәсе җитәкчесе Җәләлетдинов Ф.Г. , ветеран укытучылар, ата-аналар катнашты.

26.08.2010 Мәктәбебез яңа уку елына әзерлек буенча районның төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында  БЕРЕНЧЕ урынны яулады. Афәрин!!!

26.08.2010 Укытучыларның август киңәшмәсендә бөтен коллектив катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова “Хисләремнән төймә тезәм” исеме астында үзенең иҗат лабораториясен киңәшмәгә катнашучыларга тәкъдим итте.

10.09.2010 Мәктәпне яңа уку елына кабул итү өчен районнан комиссия килде. Мәктәпнең сакланышы һәм торышы белән канәгать калдылар.

16/06/2010 Укучыларның  мәктәп яны тәҗрибә участогында җәйге практикасы башланды

27.05.10. Мәктәп күләмендә Сәламәтлек көне үткәрелде. Укучылар ике  командага бүленеп көч сынаштылар. Баскетбол уены да бик күңелле  үтте.

26.05.10. Башлангыч сыйныфларның Югары Табын куст-методик  берләшмәсенә кергән мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика  буенча ярыш үткәрелде. Укучылар үз көчләрен велосипедта 
фигуралы  йөрүдә дә сынап карадылар.Команда беренчелегендә  Нарат-Асты башлангыч сыйныф укучыларына тиңнәр булмады.
Укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

26.05.10. 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән беренче имтиханнарын тапшырдылар.

24.05.10. Чыгарылыш сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау”  бәйрәме узды. 2009-2010нчы уку елында мәктәп тормышында актив  катнашкан укучылар “Сәләтлеләр парадында” катнашты.

21.05.10. Табигатькә экскурсиягә чыктык, экскурсия вакытында  укучыларның кече сабантуе узды.

19.05.10. Мәктәпнең 2009-2010нчы уку елындагы актив укучылар делегациясе Насифуллина Р.Р., Скачков Р.С., Исрафилов И.Х. җитәкчелегендә районда уздырылган Варислар слетында катнаштылар. Слетта үткәрелгән пионерлар җыры бәйгесендә укучыларыбыз “Орленок”җырын башкарып 3нче урынга лаек булдылар.

14.05.10. Латыпова И.Х., Мингазов З.М. җитәкчелегендә Хабибуллина М.(3кл.), Газизов Р.(3кл.), Сабиров Р. (5 кл.), Динмөхәммәтова А.(6 кл.)
 укучылар командосы районда уздырылган “Безопасное колесо” бәйгесендә катнашып командалар арасында 3нче урынга лаек булдылар. Динмөхәммәтова Айгөл велосипедта фигуралы йөрү
буенча беренче урын алды.

14.05. Районкүләм үткәрелгән һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган  “Безопасное колесо - 2010” бәйгесендә Сабиров Рамил, Нуртдинова Рания, Динмухаметова Айгөл, Харисов Илнурдан торган Юл йөрүнең яшь инспекторлары командасы  4 нче урынны яулады.  “Автошәһәрчектә велосипед белән фигуралы йөрү”номинациясендә Динмухаметова Айгөл шәхси беренчелеккә иреште һәм Почет грамотасы белән бүләкләнде. Укучыларга киләчәк бәйгеләрдә дә уңышлар телибез!!! Җиңү мизгелләре.

13.05.  Районкүләм үткәрелгән Җиңел атлетика буенча ярышларда укучылар уңышлы чыгыш ясадылар.

11.05. Мәктәп бакчасында бәрәңге утырттык.

08.05.Сугыш кырларында һәлак булган һәм исән кайтып туган җиребездә үлгән авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Мәктәп укучылары сугыш  һәм тыл ветераннары, район хакимияте, җирле үзидарә вәкилләре, авылдашлары каршында чыгыш ясадылар. Ветераннарга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. “Чаллы икмәге” ЯАҖ тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне ветераннар сөенеп кабул итте. “Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын” дигән теләктә бәйрәмне табын янында дәвам иттеләр. Бәйрәмнән мизгелләр

06.05.1994-2000елгы һәм алардан да кечкенәрәк укучылар арасында Илдар Шәймиев призына үткәрелгән милли көрәш  бәйгесендә Сабиров Рәсим, Габдуллин Ринат, Газизов Рамил, Харисов Илнурлардан  торган команда уңышлы чыгыш ясады. 

26.04. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган Хәрби -  патриотик җыр конкурсында мәктәп укучыларыннан төзелгән хор 3 нче  урынны яулады. 

22.04. Туган якны өйрәнү түгәрәге җитәкчесе Динмөхәммәтова Г.Р. җитәкчелегендә Салахов Н.(6кл.), Хабибуллин И. (6кл.), Сабиров Р.Р. (8кл.) районда үткәрелгән “Брейн-ринг” уенында катнаштылар.

21.04. Мәктәпкүләм өмә үткәрелде. Мәктәп яны территориясе һәм һәйкәл янын  җыештырылды.


20.04. Район мәгариф бүлегеннән Шаймарданова Н.А., Баева Л.А. мәктәпнең укыту-тәрбия процессын тикшерделәр.


17.04. Педсовет үткәрелде. “Конфликттан педагогик аралашу культурасына”темасы белән Мингазов З.М. чыгышы ясады,  эшлекле уен үткәрде.


16.04. Тыл һәм сугыш ветераннарына укучылар шефлыкка бардылар. 


16.04. Районда үткәрелгән хәрби-патриотик җыр конкурсында катнашып финалга уздык.


 07.04. 25 укучы “Зирәк тиен” конкурсында катнашты.


05.04. 5-6 класс укучылары Һәйкәл янын җыештырдылар.


05.04. 8-9 класс укучылыры сугыш һәм тыл ветераннарына шефлыкка бардылар.


25-26.03  Мингазов З.М. җитәкчелегендә СыраеваГ. (9кл.), Нуриева Д.(9кл.), Җәләлетдинова А.(7кл.), ЗакироваФ.(7кл.) Олы Чакмак мәктәбендә үткәрелгән җәяүле туризм ярышында катнаштылар.


25.03.Скачков Р.С. җитәкчелегендә Шириев И.(9кл.), Гизетдинов А.(8кл.), Сабиров Р.(8кл.), Габдуллин Р.(7кл.), Хабибуллин И.(6кл.) районда  уздырылган милли көрәш ярышында катнаштылар.


24.03. 7-8 класс укучылары тыл һәм сугыш ветераннарына шефлыкка бардылар.


22.03. Насифуллина Р.Р. җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары  “От А до Я” республика конкурсының район этабында “Безнең авылдаш- Әмиргалим Хәмәев”дигән  видеоролик номинациясендә катнаштылар.


!9.03. Мөслим районы сугыш ветераннары белән очрашу үткәрелде. Укучылар кунакларга үзләренең  чыгышларын күрсәттеләр һәм ветераннарга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.


19.03.Латыпова И.Х. җитәкчелегендә 3 сыйныф укучылары "Мир,где живёт красота” республика конкурсының район этабында катнаштылар. I урынга лаек булдылар.


18.03. 16 укучы “Кенгуру-2010” конкурсында катнаштылар


16.03. Бөек Җиңүнең – 65 еллыгына музей эшчәнлегенә материал туплау максатыннан музей түгәрәге әгъзалары  тыл ветераннары турында  мәгълүмат тупладылар. Торфта эшләүчеләр Фаттахова Н.. Хөснуллина Р., Мәҗитова М., Ахатова Т., Гимранова Н.апалар белән очрашулар үткәрелде.


16.03 Шәрипова И.Н. җитәкчелегендә 5 сыйныф укучылары  Бөек Җинүнең 65 еллыгына багышланган “Әфган - йөрәк ярасы”темасы белән республика конкурсының район этабында  катнаштылар. Эш республика этабында да катнаша.


15.03. Гыйльманова Ф.Н. җитәкчелегендә “ Батыр үлә, үлмәс ат алып..." эзләнү темасы белән “Туган як серләре” республика конкурсының район этабында  катнашты.


13.03 Сугыш ветераны Әмиргалим Хәмәев белән очрашу булды. Ул үзенең сугыш чорындагы һәм сугыштан соң тормышы турында сөйләде.


11.03 Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына шефлыкка бардылар.


5.03. Мингазов З.М. җитәкчелегендә Шириев И.(9кл.), Нуриева Д.(9кл.), Хәбибуллин И.(6кл.), Динмухаметова А.(6кл.) Тойгельде мәктәбендә чаңгы ярышына бардылар. Динмухаметова А.  3 нче урын яулады.


4.03 Латыпова И.Х. җитәкчелегендә 3 класс укучылары Газизов Р., Харисов И., 2кл. укучысы Вагыйзов И.  Т. Табында башлангыч класс укучылары арасында үздырылган чаңгы ярышында 1 нче урынны алдылар.


3.03 Әти-әниләр катнашында спорт бәйрәме үтте


1.03 Т.Табында чаңгы ярышында катнаштык.


01.03.10 “Туган як-Родные края” агрофирмасы призына үткәрелгән чаңгы ярышында укучылар уңышлы чыгыш ясады.

27.02.10 Лицей базасында оештырылган “Ел укытучысы - 2010” бәйгесенең финал өлешендә инглиз теле укыучысы Р. Р. Насифуллина катнашты. Ул спорт темасына мастер-класс күрсәтеп “Укытучы-эрудит”номинациясендә җиңү яулады. Киләчәктә уңышлар телибез!!!

26.02.10. Мөслим муниципаль районы төп, гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучы балалар өчен үткәрелгән Нәкый Исәнбәт исемендәге районкүләм фәнни-гамәли конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Рәсим Сабиров “Исемең матур, кемнәр куйган?” дигән темага чыгыш ясады. Рәсимнең эзләнү эше 2 нче урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе – Ф.Н.Гыйльманова.Презентация

25.02.10 Мәктәп  укучылары Яңа Усы авылы җирлегендә үткәрелгән Кышкы туризм ярышларында чыгыш ясадылар. Команда составында 7,8,9 сыйныф укучылары бар иде. Җитәкчеләре – Р. С. Скачков.Фотолар

20.02.10. Халыкара Туган тел көненә багышланган  “Безнең горурлыгыбыз” исемендә кичә үткәрелде. Югары Табын авылы горурлыгы – филология фәннәре докторы, КДУның Хәзерге татар теле кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина турында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова сөйләде, галимәнең китаплары, фәнни хезмәтләре белән таныштырды. Укучылар Гөлшат Рәис кызына багышланган презентацияне кызыксынып карадылар.

19.02.10 Мөслим районы үзәгендә үткәрелгән республикакүләм экология конференциясенә укучыларның табигый материаллардан ясалган кул эшләре күргәзмәсе куелды

19.02.10 Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган пневматик коралдан ату ярышларында безнең мәктәп командасы да уңышлы чыгыш ясады. Команда составында -  Шириев Ильназ, Нуриева Диләрә, Гыйльманов Ильнар. Нуриева Диләрә тугызеллык мәктәпләр арасында беренче урынны яулады. Җитәкчеләре- Мингазов З. М.  Чын күңелдән котлыйбыз !!! Фото

27.01.2010 Тарих фәненән районда үткәрелгән иҗади эш презентациясендә 8 нче сыйныф укучысы Габдуллина Ландыш "Минем абыем-авылыбыз Герое" проект эше белән катнашты. Җитәкчесе тарих укытучысы Исрафилов И. Х.
27.01.2010 Мәктәпнең тәрбия эше барышы турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галиева Л. З. Мөслим радиосыннан чыгыш ясады.
26.01.2010 Студентлар белән очрашу кичәсе узды. Кичәдә ике укучылар командасы ("Банкирлар", "Төзүчеләр") "Кем күп белә?" исеме астында ярыштылар.
22.01.2010 "Мөслим районы башлыгы призына"  егетләр арасында үткәрелгән татар-башкорт көрәшендә безнең мәктәпнең 7 укучысы катнашты.
13.01.2010 Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы игълан иткән "Укытучы елы" безнең мәктәптә старт алды. Районда узачак "Ел укытучысы" бәйгесендә инглиз теле укытучысы Насифуллина Р.Р. катнашырга теләк белдерде. Без аңа уңышлар теләп калабыз
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Безнең сайтның таралу географиясе
Locations of visitors to this page  
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Безнең адрес:

423977 Республика Татарстан Муслюмовский район с.Верхний Табын, ул. Тукая д.22, 2т. (85556) 3-28-77

Безгә языгыз:
sch-vtabin@mail.ru
Используются технологии uCoz