Сайт Верхнетабынской основной
общеобразовательной школы
Югары Табын төп гомуми белем бирү
мәктәбенең сайты
Яңалыклар
Яңалыклар
Визитка
Мәктәп тарихы
Укытучылар
Методик семинарлар
Безнең горурлыгыбыз
Тәҗрибә уртаклашабыз
Укучыларыбыз иҗаты
Физкультура һәм спорт
Фоторәсемнәр
Безнең бакча
Музей
Югары Табын авылы
Китапханә
Кунак бүлмәсе
Файдалы сылтамалар:

1   2   3     5   6   7   8   9   10.....


Безнең сайтны татар телендә интернет-белем үзәге  Belem.ru каталогы аша да
( http://belem.ru/katalog) ачып карый аласыз.

20.08.09 Бүгенге көндә мәктәп бинасының уң канатына балалар бакчасын урнаштыру эшләре бара, түшәм-стеналар агартыла, тәрәзәләр буяла, электр системасы көйләнә. Авылыбыз осталары бинага керә торган тамбурны эшлиләр. 1 сентябрьдә тәрбияче апалар балаларны яңа бинада каршылаячак.
11.08.09 Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан төзелгән комиссия мәктәпне яңа уку елына кабул итте.
03.08.09 Мәктәбебезнең бер бүлмәсендә Югары Табын АТСы урнашкан. Шул сәбәпле "Таттелеком" компаниясе безгә спонсорлык ярдәме күрсәтте. Балалар уйный торган спорт мәйданчыгына җиһазлар урнаштырылды. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!
28.07.09 Яңа уку елына мәктәпне әзерләү максатында ремонт эшләре башланды. Күмәк эшне укытучылар, техник хезмәткәрләр башкарды.Беренче этажның түшәме агартылды, ишекләре,  стеналары буялды, тәрәзәләр дә яңа төс алды.
17.07.09 Түбән Табын җирле үзидарәсенә кергән территориядә "Авыл көне" билгеләп үтелде. Бәйрәмгә Мөслим муниципаль район башлыгы Р. Р. Хәбипов, Р. З. Солтанов, төрле учреңдение һәм ведомство җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
10.06.09 Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучы балаларның практикасы башланды.

10.06.09. Чыгарылыш кичәсендә Нуртдинова Айгөлгә гади үрнәктәге аттестат тапшырылды. Ул барлык имтиханнарны да "бик яхшы билгесенә тапшырды". Уңышлар сиңа, Айгөл!


25.05.09 Уздырылган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме кечкенәләр өчен шатлыклы көннәр алып килсә, 9 нчы сыйныф укучысы Нуртдинова Айгөлгә ямансу булды. Ул безнең бердәнбер чыгарылыш сыйныф укучысы. Аңа зур уңышлар, сәламәтлек телибез! Имтиханнары гел "5" кә генә булсын!


 12 майда бер төркем укучылар "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында катнаштылар. Күрсәтелгән маршрут буенча велосипедта йөрү буенча 6 нчы сыйныф укучысы Гыйзетдинов Илдар 3 нче урынны алды.
8 май көнне Бөек Җиңүнең 64 еллыгына багышланган митингта мәктәбебез укучылары да катнашты. Рәфидә Сабирова көче белән әзерләнгән музыкаль монтаж бик күпләрнең хәтерендә дәһшәтле сугыш еллары вакыйгаларын яңартты.Ветераннарны котларга район советының аппарат җитәкчесе И. Р. Хабибуллин килде. Һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салынды.
24.04.09.  Мөслимнең “Мизгел” яшьләр үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 123 ел һәм “Туган тел” шигыренә 100 ел тулуга багышланган район шигырь бәйрәме узды. Чарада мәктәбебездән 9 нчы сыйныф укучысы Нуртдинова Айгөл, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова катнашты. Айгөл бик уңышлы чыгыш ясады һәм район мәгариф бүлеге призына лаек булды.
24.04.2009. Бу көнне мәктәптә 2 нче сыйныф укучыларын Яшь Эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булды. Матур итеп киенгән кыз һәм малайларыбыз үзләренең җыр-биюгә, тапкыр сүзгә осталыкларын, авылыбыз һәм республикабыз тарихын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чараны оештыручы, Муса Җәлил исемендәге дружина өлкән вожатые Рәфидә Фәрит кызы Сабирова аларны эзтабарлар сафына керергә лаек дип тапты. Бәйрәм котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмнән мизгелләр.  
18.04.2009. Мәктәп күләмендә өмә узды. Өмәгә барлык укучылар, укытучылар катнаштылар. Мәктәп территориясен, спортплощадканы җыештырдык. Фотолар 
 
17.04.2009. Мәктәптә "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Хәбибуллина Гөлшат Галимҗан кызы 1 нче сыйныф укучылары белән әниләренә дәрес үткәрде. Мәктәп директоры һәм әниләре укучыларны бәйрәмнәре котлап истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Фоторәсемнәр
 Укучылар һәм укытучылар  иртән
750 гимнастика ясыйлар. Фотолар
 
07.04.2009. Мәктәп күләмендә Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтүдә бер укучы да читтә калмады. Сәламәт яшәү  рәвешенә багышланган сыйныф сәнатьләреннән соң бөтен укучылар, укытучылар спортзалга "Күңелле стартлар" уенына җыйналды. Бәйге мавыктыргыч һәм күңелле үтте. "Чаткы" һәм "Яшьлек" төркемнәре тигез күләмдә очко җыеп беренчелекне бүлеште. Күңелле мизгелләр.

27.03.2009. Мөслимнең 3 нче санлы мәктәбендә үткән “Әдәбият ханы - Әмирхан” татар теле һәм әдәбияты укытучыларының халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 100 ел тулуга багышланган төбәкара  конференциясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова, 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Нуртдинова катнашты. Айгөл “Сугыш чоры хикәяләренең лиризмы” темасына чыгыш ясады.

26.03.2009. Азнакай шәһәренең Балалар иҗат йортында үткән «Әхлаклы булу – сәламәт яшәү рәвеше үрнәге” зона фәнни-гамәли конференциясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова катнашты. Укытучы “Бала күңеле...” дигән темага чыгыш ясады.

25.03.2009. 25 нче март көнне район мәгариф бүлегендә "Яшь программист" бәйгесе үтте. Түбән Табын урта  мәктәбеннән 6 нчы сыйныф укучысы Рафаэль Вәлиев катнашты. "Программа проектлары" номинациясендә Рафаэль Вәлиев  беренче урынны алды. Укытучысы Скачков Рөстәм Семен улы.
12.03.2009
Мәктәп укучылары елдан-ел  чаңгы туризмы ярышларында актив катнашалар. Быелгы уку елында да Яңа Усы авылында үткәрелгән ярышларда алар сынатмадылар. Фоторәсемнәр
 
 
 
 

05.03.2009  
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уңаеннан мәктәбебездә кышкы сабантуй бәйрәме үткәрелде. Әниләр һәм укучылар төрле ярышларда бик актив катнаштылар. Ял иткән арада кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар. Бәйгедә җиңүче булып  Закирова Венера һәм Фәнзилә, Хабибуллина Гөлшат, Илмир һәм Миләүшәләр танылды. Бәйрәм Сәвәнәй -карачкыны яндыру белән тәмамланды. Бәйрәмнән мизгелләр

05.03.2009 Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Гыйльманова Фәһимә Наил кызы җитәкчелегендә "Ягез әле, кызлар!"бәйгесе үткәрелде. Ярышны карарга укучыларның әниләре дә чакырылды. Мул сыйлы өстәлләр артында чәй эчкәч, бәйрәм саф һавада дәвам итте.  Бәйгедән күренешләр
 
 
 
 

21.02.2009 Мәктәп күләмендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде. Укучылар әтиләре белән бергә саф һавада ярыштылар, уеннар үткәрелде. Теләгән кеше таудан чана шуды. Чаңгы эстафетасы да бик күңелле үтте. Фоторәсемнәр
 
 
 
 
 

06.02.2009 "Күңелле стартлар"бәйгесе үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Ярышны физкультура һәм технология укытучысы Мингазов Зирәк Мөгаллим улы һәм мәтәбебезгә технология фәненән практика үтүче  Түбән Табын кызы Галиева Алия Зөлфәт кызы әзерләделәр. Фоторәсемнәр: 1  2  3  4

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Безнең адрес:

423977 Республика Татарстан Муслюмовский район с.Верхний Табын, ул. Тукая д.22, 2т. (85556) 3-28-77

Безгә языгыз:
sch-vtabin@mail.ru
Используются технологии uCoz